Саранскида студент яшьләр «IQ ПФО» интеллектуаль олимпиадасында катнаша

2026 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасыннан «IQ ПФО» интеллектуаль олимпиадасында Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Иннополис Университеты, Казан дәүләт мәдәният институты һәм башка мәгариф учреждениеләре студентлары катнаша.

2026 елның 27 мартында Саранскида (Мордовия Республикасы) Н.П.Огарев исемендәге Мордва дәүләт милли тикшеренү университетының Мәдәният һәм сәнгать сараенда «IQ ПФО»студентлары арасында Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасын ачу тантанасы булды.

Мордовия Республикасы Интеллектуаль олимпиадада катнашучыларны һәм кунакларны унберенче тапкыр кабул итә, әлеге проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында гамәлгә ашырыла.

Быел ярышларда Идел буе төбәкләренең 14 төбәгеннән 224 кеше катнаша –  югары уку йорты эчендәге һәм төбәк сайлап алу этапларында җиңүчеләр, шулай ук Луганск Халык Республикасы һәм Беларусь Республикасы командалары.

«IQ ПФО» олимпиадасының округ этабында катнашучылар программаның традицион төрләре буенча ярышалар: «Робототехника», «Инженер командалары конкурсы», «Парламент дебатлары»,«Что? Где? Когда?» интеллектуадь уены, «Пилотсыз авиация системаларын программалаштыру» һәм «Пилотсыз очу аппаратларын пилотлаштыру».

Идел буе яшьләренең иң эрудицияле вәкилләренең белемнәрен профессиональ эксперт комиссиясе бәяләячәк, аның составында Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары галимнәре, җитәкчеләр, бизнесменнар, IT-компанияләр вәкилләре булачак.

Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев катнашучыларны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән котлады:  «Бу еллар эчендә Олимпиада ярышларга гына түгел, ә Идел буеның чын интеллектуаль брендына әверелде. Биредә иң амбициоз һәм талантлы студентлар җыела, алар иң яхшылар исеме өчен көрәшергә әзер.

Әлбәттә, сез болай да үз төбәкләрегездә иң яхшылар, сайлап алу этапларын уздыгыз һәм зур уңышка ирештегез – бу сезонның югары уку йорты этабындагы 25 меңгә якын катнашучыдан финалга ике йөздән артык кеше чыкты бит! Бу инде җиңү һәм сезнең талантны тану».

Фән, җитештерү, мәдәният һәм сәясәт өлкәләрендә стандарт булмаган алгоритмик, инженер-конструкторлык, идарә итү һәм башка бурычларны хәл итү йомгаклары буенча аерым конкурс юнәлешләре буенча да, команда беренчелегендә дә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Олимпиада ачылганчы ике көн дәвамында олимпиадада катнашучылар ясалма интеллект куллану буенча укулар узды, бу, һичшиксез, аларга киләчәк һөнәри эшчәнлекләрендә ярдәм итәчәк.

Идел буе студентларының коллектив «баш мие штурмы»на 28 мартта йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International