«Проводники смыслов. Новый маршрут» программасы Татарстанда старт алды

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган  «Проводники смыслов. Новый маршрут» программасына рәсми старт бирелде. Инициатива яшьләрне яшьләр сәясәте системасына җәлеп итүгә һәм иҗтимагый әһәмиятле проектларда аңлы рәвештә катнашуны формалаштыруга юнәлдерелгән.

Программа мәктәп укучыларын, көллият һәм югары уку йортлары студентларын берләштерә, аларга дәүләт биргән мөмкинлекләр белән танышырга гына түгел, ә реаль проектларга һәм инициативаларга кушылырга да ярдәм итә. Һәр яшь кеше өчен аңлаешлы үсеш маршруты төзү – программаның төп бурычы.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров беренче «мәгънә йөртүче» булды, ул программа кысаларында яшьләргә үз потенциалын ачарга, фикердәшләр табарга һәм үз идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итәчәк белем бирү чаралары, очрашулар, диалог мәйданчыклары һәм гамәли форматлар планлаштырылуын билгеләп үтте. Бигрәк тә кыйммәт ориентирларын формалаштыруга, гражданлык позициясен үстерүгә һәм төбәк тәңгәллеген ныгытуга зур игътибар биреләчәк. Проект шулай ук тәҗрибә уртаклашу һәм республика һәм ил үсешендә катнашырга әзер актив яшьләр бергәлеген формалаштыру мәйданчыгы булачак.

Программаның түбәндәге очрашулары расписаниесен Максның рәсми каналында күзәтергә мөмкин:  https://max.ru/vozmozhnosti_tatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International