Татарстан Республикасында «Созвездие – Йолдызлык» Эстрада сәнгатенең XXVI еллык ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары тәмамланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында оешманың максатларына һәм бурычларына җавап бирә торган уникаль фестиваль хәрәкәте буларак уза. Татарстан фестивале мондый югары бәягә лаек булган беренче яшьләр проекты.
Февральдән апрельгә кадәр жюри әгъзалары Әлмәт, Сарман, Әгерҗе, Яр Чаллы, Чирмешән, Лаеш, Кукмара, Апас, Яшел Үзән шәһәрләрендә булып, суперфиналда күрсәтеләчәк иң яхшы номерларны сайлап алдылар.
11-16 апрельдә УНИКС концертлар залында фестиваль 5500дән артык яшь катнашучыны җыячак, алар фестивальнең төп бүләге – ГРАН-ПРИ өчен көрәшәчәк. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урыны һәм һөнәри тәҗрибәсенә карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Татарстанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында барлык фестиваль чараларының төп темасы Ватанны саклаучыларның батырлыклары һәм барлык буын тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге булды.
Беренче сайлап алу көнендә, 11 апрельдә, Казаннан «Вокал» номинациясендә һәм республиканың барлык районнарыннан «Вокал» номинациясендә катнашучылар үз чыгышларын ясыйлар. Тантаналы ачылыш 10.30 сәгатьтә булачак.
Икенче көнне, 12 апрельдә, Татарстан Республикасының якындагы районнары һәм шәһәрләреннән килгән йолдызчыклар үзләренең номерларын ике мәйданчыкта күрсәтәчәкләр: «УНИКС» концертлар залында (Нуждин урамы, 2) һәм «Созвездие-Йолдызлык» Театрында (Гладилов урамы, 49). Беренче урында «Хореография», «Конферанс» һәм «Вокаль ансамбльләр» номинацияләрендә балалар чыгыш ясый. Икенчесендә – жюри әгъзалары солистларны карый. Шулай ук бу көнне түгәрәк өстәлләр планлаштырыла. Бу сәхнә осталарыннан кире элемтә алу, киңәшләр алу, шулай ук киләчәккә идеяләр алмашу мөмкинлеге.
Өченче көнне, 13 апрельдә, фестивальгә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең ерак шәһәрләре һәм районнарыннан – Самара, Тверь, Чиләбедән балалар киләчәк. Бу көнне шулай ук ике мәйданчык эшләячәк. Фестивальдә катнашучылар саны ел саен арта. Исегезгә төшерәбез, 26 ел эчендә фестиваль аша 1,3 миллионнан артык бала һәм яшүсмер узган.
3 сайлап алу көне нәтиҗәләре буенча 14 һәм 15 апрельдә узачак суперфиналның икенче турына узган катнашучыларның исемнәре игълан ителәчәк. 14 апрель көнне «Созвездие-Йолдызлык» Театрында шулай ук мастер - класслар узачак: 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, Заманча сәнгать институтының Эстрада-джаз җырлау кафедрасы мөдире, Беренче канал проектларының вокал режиссеры (Мәскәү шәһәре) Марина Полтевадан, 18.00 сәгатьтә актерлык осталыгы буенча РИТИ (ГИТИС) Сәхнә сәнгатенең яңа юнәлешләре факультетының саунд-драма кафедрасы өлкән укытучысы, режиссер, актер (Мәскәү шәһәре) Олег Хрычевтан мастер-класс булачак.
Яшь талантлар чыгышларының дәрәҗәсен Татарстан экспертлары белән бергә сәнгать өлкәсенең танылган вәкилләре һәм Мәскәү педагоглары бәяләячәк. Алар арасында: 1 каналның «Голос», «Голос Серебра» (Мәскәү шәһәре) проектларының баш музыкаль редакторы МаринаАндрусенко, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сәхнә практикалары үзәге» мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, режиссер, куючы хореограф Владимир Аносов, «Россия-Культура» телеканалының коммерция директоры (Мәскәү шәһәре) Виктория Кривицкая, Мәскәү дәүләт мәдәният институтының Халык биюе кафедрасы доценты, Косыгин исемендәге РДУ славян мәдәнияте Институтының «Хореограф сәнгате» кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, РФ Президентының мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Евгений Кузнецов һәм башкалар.
«Созвездие-Йолдызлык» суперфиналының кульминациясе булып гала-концертлар торачак, анда фестиваль лауреатлары һәм ГРАН-ПРИ җиңүчеләре исемнәре игълан ителәчәк. 16 апрельдә 17.00 сәгатьтә УНИКС концертлар залында гала-концерт булды. 23 апрельдә Гала-концерт «ПИРАМИДА» концертлар залында 17.00 сәгатьтә узачак.
Сайлап алу турларын һәм гала-концертларны трансляцияләүгә сылтамалар:
11 апрель
https://vkvideo.ru/video-767579_456240902?list=ln-6LHiibyiR1gnphLp7G
12 апрель
https://vkvideo.ru/video-55078810_456239976?list=ln-3iR30XMHw6b3NHZsDu
https://vkvideo.ru/video-767579_456240903?list=ln-l0exijC4Bbm8QZZfZz
13 апрель
https://vkvideo.ru/video-767579_456240904?list=ln-wwPphdsJs53dMw9zp8
https://vkvideo.ru/video-767579_456240905?list=ln-mrFRNmoF97I3JPTFXR
14 апрель
https://vkvideo.ru/video-767579_456240906?list=ln-7V0nwtbCAvu6zi1eNB
https://vkvideo.ru/video-767579_456240907?list=ln-xArZBTjK9gJShhLEAj
15 апрель
https://vkvideo.ru/video-767579_456240908?list=ln-1bMiEzPgbxGyBZlTgz
16 апрель
https://vkvideo.ru/video-767579_456240909?list=ln-CjpsXMu2CG2vQ0yZoD
23 апрель
https://vkvideo.ru/video-767579_456240910?list=ln-ok05ONk4DNzDOsvxjs
Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Яңа Гасыр» Телерадиокомпаниясе», «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы «Ассоциациясе, «АРТИАС» Иҗади эшләүчеләр берләшмәсе» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы, «Созвездие - Йолдызлык» Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Созвездие - Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Совет катнашында гамәлгә ашырыла.