12-16 май көннәрендә Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре Яшь дипломатларының X форумы узачак. Чара 60тан артык катнашучыны берләштерәчәк, алар арасында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең тышкы сәясәт ведомстволарының яшь хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте органнары, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм халыкара экспертлар бар.