Ижауда «Театральное Приволжье» VII фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә Ижауда Удмуртия Республикасының дәүләт милли театрында «Театральное Приволжье» VII округ балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов, проектта катнашучылар, режиссерлар, театр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Җиңүчеләрне «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы сәнгати бизәлеш» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә билгеләделәр. Афишалар һәм плакатлар конкурсы лауреатларын аерым бүләкләделәр.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән катнашучыларга һәм кунакларга тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев мөрәҗәгать итте: «Җиде сезон – теләсә нинди чара өчен җитди чик. Шул вакыт эчендә бездә горурланырлык сәбәпләр күп җыелды. Округның театр бергәлеге чын гаиләгә әверелде, безнең хәрәкәт биш тапкырга үсте, ә фестиваль турында Идел буе федераль округыннан читтә сөйлиләр – шул исәптән Россия эксперт бергәлегендә. «Театральное Приволжье» –  Идел буе федераль округының мәдәни, спорт, интеллектуаль, патриотик һәм социаль өлкәләрдә балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча иҗтимагый инициативалар системасының бер өлеше. Соңгы елларда башка округлардан һәм яңа төбәкләрдән катнашуга сораулар саны арта – бу сыйфат билгесе».

Олег Машковцев тамашачыларга, театр җәмәгатьчелегенә һәм Александр Бречаловка тантананы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Фестивальдә катнашучыларга видео белән Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Владимир Машков мөрәҗәгать итте:  «Әлеге фестиваль Идел буе федераль округының яшь, талантлы артистларын берләштерде. Ул үзең турында белдерергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм профессионаллар тарафыннан танылу алырга мөмкин булган мөһим иҗади мәйданчыкка әверелде. Фестиваль лауреатларын котлыйм! Бәхәссез, сезнең уңышыгыз  – талант һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бу җиңү ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм тамашачыларны яңа казанышлар белән гаҗәпләндерергә этәргеч булсын».

Фестиваль программасына удмурт традицияләре белән танышу, тарихи урыннар буйлап экскурсияләр, танылган педагогларның мастер-класслары, дуслык кичәсе һәм театр балы – барысы да чын бәйрәм рухында иде.

«Бу проект Идел буеның һәр шәһәрендә, һәр төбәгендә театр сәнгатен үстерүгә реаль рәвештә эшли. Һәм мин мондый фестивальнең булуына һәм көч җыюына шатмын», - дип уртаклашты яшь артистлар һәм һәвәскәр театр коллективлары режиссерлары алдында  «Знание» Россия җәмгыяте лекторы, театр һәм кино актеры Александр Песков.

Татарстан Республикасы, Удмуртия, Пермь крае, Самара, Саратов, Пенза өлкәләре коллективлары фестиваль лауреатлары булган спектакльләрен күрсәттеләр. Татарстан Республикасы берничә номинациядә җиңүчеләр рәтендә иде: «Апуш» балалар театр студиясенең «Бервакыт ярминкәдә» куелышы иң яхшы балалар спектакле исеменә лаек булды, Миләүшә Шәйхетдинова һәм Зөлфия Вәлиева — иң яхшы режиссерлык эше, Анастасия Бузунеева — иң яхшы сәнгать бизәлеше өчен, ә Милана Моталибова 18 яшьтән 30 яшькә кадәр катнашучылар арасында афишалар һәм плакатлар конкурсында җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International