Халыкара яшьләр фестивалендә күңелле вакыйга булды: Татарстан делегациясе катнашучысы Илья Печерский сөйгән кызы Евгения Дюжаковага тәкъдим ясады. Кыз Татарстанга Чувашия Республикасыннан күчеп килә һәм сөйгән егете белән биредә яшәргә кала.
Илья һәм Евгения Интернетта 2022 елның декабрендә танышканнар, ә инде гыйнварда очраша башлаганнар. Бүген пар Иннополиста яши: Илья IT өлкәсендә эшли һәм белем бирү проектлары белән шөгыльләнә, Евгения шәһәр вакыйгаларын оештыра һәм яшьләрне Иннополис инициативаларына җәлеп итә.
Халыкара яшьләр мәйданчыгында тәкъдим Евгения өчен көтелмәгән булды. Парны котлыйбыз, бәхет, үзара ярдәмләшү һәм иң кыю уртак планнарының тормышка ашуын телибез!