«Наше время — Безнең заман» фестиваленең гариза кампаниясе старт алды

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

Эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» XIV ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион иҗат фестиваленең гариза кампаниясе ачылды. Ул 2026 елның 2 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашуга Татарстан предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган вәкилләре чакырыла. Катнашучылар ялгыз да, команда хисабында да чыгыш ясый алалар.

36 яшьтән алып 40 яшькә кадәр булган, остаз вазифаларын башкаручы һәм командалар составында чыгыш ясаучы катнашучылар саны 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган командада катнашучыларның гомуми саныннан 50% тан артмаска тиеш. 41 яшьтән алып 45 яшькәчә катнашучылар саны 25% тан артмаска тиеш, ә 46 яшьтән алып 50 яшькәчә катнашучылар саны 25% тан артмаска тиеш.

Калган кагыйдәләр үзгәрешсез калды. Җиңүгә дәгъва кылучы һәркем җитештерү өлкәсе, сервис яки хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмасының штатлы хезмәткәре булырга, төп эш урынында расланган алты айдан да ким булмаган хезмәт стажы булырга һәм тулы ставкада эшләргә тиеш. Шул ук вакытта проектта тиешле номинацияләрдә чыгыш ясау һөнәри эшчәнлек булган мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре катнашырга рөхсәт ителми.

Исегезгә төшерәбез, фестивальдә катнашу өчен оештыру кертеме алынмый.

Сайлап алу этаплары республиканың өч шәһәрендә узачак:

  • Яр Чаллыда — 16-17 октябрь;
  • Әлмәттә —  23-24 октябрь;
  • Яшел Үзәндә —  6-7 ноябрь көннәрендә.

Иҗади ярыш «Музыкаль юнәлеш» «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрен үз эченә ала.

Һәр зона этабының конкурс көннәре гала-концертлар белән тәмамланачак, аларда төрле номинацияләрдә призерларны бүләкләү һәм гомумкоманда зачетына йомгак ясау булачак. Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең 13-14 ноябрьдә Казанда узачак финалында катнашачак.

16 ноябрьдә иң яхшылары гала-концертта чыгыш ясаячак, ул гадәттәгечә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Нәкъ менә анда фестивальнең гран-при иясе билгеле булачак. Җиңүче команда диплом, Татарстан Рәисе кубогын һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Шулай ук фестивальдә катнашучылар өчен «Безнең заман герое» дигән мактаулы титул булдырылган, аның иясе 300 мең сум күләмендә премия алачак.

«Наше время — Безнең заман» фестивале Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән меңнән артык предприятиедән 13 мең яшь хезмәткәрне берләштерде.

Фестиваль белем бирү юнәлешенә ия: аны уздыру кысаларында актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, пластика, сәхнә сөйләме, хореография, вокал һәм конферанс буенча мастер-класслар уза, аларны Татарстан һәм Россия сәнгать осталары үткәрә.

Гаризалар фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә: bzzm.ru.

Фестивальнең Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар инициативасы белән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырылуын искәртик. Проект авторы — Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International