«Свинцовые небеса» фильмы Россия прокатына 22 октябрьдә чыгачак

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

«Айдиель» кинокомпаниясе иҗат иткән «Свинцовые небеса» тулы метражлы нәфис фильмы 22 октябрьдә Россия прокатына чыгачак. Картина милли фильм таныклыгы һәм 12+яшь категориясе белән прокат таныклыгын алды.

Фильм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы дәүләт ярдәме белән төшерелде һәм «Җиңү көне»V Халыкара кинофестивале лауреаты булды. Картина шул исәптән гаилә һәм яшүсмерләр аудиториясенә дә исәпләнгән.

Сюжет үзәгендә — Донбасстагы вакыйгалар һәм тыныч халык тарихлары. Фильмда шулай ук милләтара һәм конфессияара бердәмлек темасы да күтәрелә. Авторлар уйлавынча, төрле халыклар һәм дин вәкилләре катлаулы шартларда бер-берсенә ярдәм итәләр, кешелек теләктәшлеген, үзара ярдәмләшүне һәм уртаклыкны күрсәтәләр.

Фильмны төшерүчеләр картинаны киң Россия аудиториясенә, беренче чиратта гаиләләргә һәм яшүсмерләргә тәкъдим итү мөмкинлегенең мөһимлеген билгеләп үтәләр.

Алда торган прокатка бәйле рәвештә, оештыручылар төбәкләргә фильмга мәгълүмати һәм оештыру ярдәме күрсәтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Аерым алганда, сүз картина турында мәгълүматны рәсми ресурсларда урнаштыру, мәктәпләр, көллиятләр, яшьләр, иҗтимагый һәм патриотик оешмаларга мәгълүмат бирү, шулай ук коллектив йөрүләрне оештыру турында бара.

Төбәк кинотеатрларына «Свинцовые небеса» фильмын репертуарга кертү һәм яшьләр аудиториясе өчен уңайлы сеанслар тәкъдим итү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә.

Фильмны «Пушкин картасы» программасы буенча карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International