Татарстан Республикасы яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге

назад

"Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе яшьләр даирәсендәге  белгечләр өчен күпфункциональ, эре методик үзәк булып тора.
Үзәк 2006 елда дәүләт яшьләр сәясәтен фәнни-тикшеренү, укыту-методик һәм мәгълүмат–полиграфия ягыннан  тәэмин итү, инновацион программалар һәм проект алымнары кулланып яшьләрнең позитив  инициативаларына ярдәм итү йөзеннән, яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрнең профилактика системасын формалаштыру һәм үстерү максатларында оештырылды.
Үзәк Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды.
2009 елда Россия Федерациясенең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы тарафыннан Үзәккә "Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсенең иң яхшы учреждениесе” статусы бирелде.
Хәзерге вакытта Үзәк тикшеренү-аналитик, укыту-методик, социаль-профилактик һәм мәгълүмат-полиграфия эшчәнлеге алып бара.
Тикшеренү һәм аналитик эшләр кысаларында Үзәк социологик мониторинг оештыру һәм үткәрү, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә, югары белем бирү мәгариф оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген бәяләү, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ведомство учреждениеләре тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү белән шөгыльләнә.
2015 елның 24 мартында 6064 номерлы белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру лицензиясе нигезендә Үзәк яшьләр сәясәте хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары һәм семинарлар оештыру белән мәшгуль.
"Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе  белгечләре  арасында ел саен уздырыла торган һөнәри осталык конкурсының оештыручы булып тора, яшьләр даирәсендә эшләүчеләр һәм яшьләр өчен мәгълүмати-методик, белешмә, норматив әдәбият әзерләү һәм бастыру белән шөгыльләнә.
Социаль-профилактик юнәлеш эшчәнлеге кысаларында яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубларын, балаларга һәм яшьләргә  психологик-педагогик ярдәм күрсәтү оешмаларын,  8-800-2000-122 бердәм гомумроссия номерына тоташтырылган "балалар ышаныч телефоны" хезмәтен, яшьләр үзәкләре  эшчәнлеген игътибарда тоту гамәлгә ашырыла. Яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр өчен ел саен  республика күләмендәге конкурслар оештырыла. Яшьләр сәясәте  учреждениеләренә йөрүче  балигъ булмаганнар өчен фестивальләр, конкурслар, профильле сменалар үткәрелә.

Перейти на сайт учреждения

Шарипова Гузель Азатовна
Татарстан Республикасы яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге
Шарипова Гузель Азатовна
Директор
Телефон:
+7 (843) 231 82 23
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International