"Татарстан Республикасы яшьләр үзәге" дәүләт оешмасы

назад

«Татарстан Республикасы яшьләр узәге» дәүләт бюджет оешмасы иҗади коллективлар эшчәнлеген пропагагандалый; яшьләрне спорт һәм иҗат коллективларына җәлеп итеп, яшьләр арасындагы социаль- негатив күренешләргә профилактика үткәрә; сәләтле һәм иҗат белән шөгыльләнүче яшьләрне эзли һәм ярдәм итә; Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы, яшьләр эшләре буенча урындагы һәм федераль органнар, шулай ук предприятияләр һәм оешмалар уткәрә торган программалар тормышка ашыруда катнаша.
«Татарстан Республикасы яшьләр узәге» дәүләт бюджет оешмасы - ; Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының фестивальләр һәм бәйрәмнәр үткәрә торган башкарма дирекциясе. Башкарма дирекциясе чараларны югары профессиональ дәрәҗәдә үткәрә- бу халык ара конкурслар, ботенроссия фестивалләре: Республика яңа ел чыршысы, “Күнелле стартлар” телевизион уены; “Созвездие – Йолдызык”эстрада сәнгатенең республика телевизион фестивале, “Мисс Татарстан” матурлык конкурсы, “Хэрби хезмәткә чакырылучылар көне”, халыклар биюе балаларның халыкара фестивале, халык иҗаты һәм декоратив гамәли сәнгать “Ватан” Республика яшьләре фестивале һәм башкалар кебек республика һәм шәһәр бәйрәмнәре.
«Татарстан Республикасы яшьләр узәге» дәүләт бюджет оешмасы концерт программалары профилле алмашлар, сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр өчен мастер– класслар оештыра. Коллектив ятим балалар өчен үткәрелгән хәйрия акцияләрендә катнаша. Ботенроссия һәм халыкара конкурсларда һәм фестивалләрдә катнашу өчен иҗат коллективларны һәм башкаручыларны эзерли, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны һәм яшьләрне патриотик рухтан тәрбияләү проектларын төзи һәм тормышка ашыра.

Шихобалов Валентин Викторович
Директор
Телефон:
+7 (843) 231-81-28
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International