«Черноморец» республика үзәге дәүләт бюджет учреждениесе 1994 нче елдан башлап Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең җәйге ялларын оештыру, аларны сәламәтләндерү эше белән шөгыльләнә. 1998 нче елдан башлап Анапа шәһәренең “Приазовец” исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры Татарстан Республикасының шәхси милкенә әйләнде. Һәр ел саен Кара диңгез буендагы базаларда 6 меңнән артык бала һәм яшьләр ял итәләр һәм үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар.
Юнәлешләре буенча төрле, эчтәлекләре буенча мавыктыргыч булган заман таләбендәге профильле программалар инде менә безгә берничә буынны тәрбияләргә ярдәм итә. Биредә балаларның үзләрен күрсәтергә, үзләренең сәләтләрен һәм сайланган профильләре буенча осталыкларын үстерергә мөмкинлекләре бар; яшәргә һәм коллективта хезмәттәшлеккә өйрәнәләр.
Безнең төп бурычыбыз – ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудыру: