Кадыйров
Азат Рифгат улы
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5
Телефон:
+7 (843) 222-91-50
E-Mail:
mdmrt@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1973 елның 29 августында Казан шәһәрендә туа.

Белеме:

1996 ел — Казан дәүләт химия - технология университеты, «Электр приводы  һәм сәнәгать җайланмаларын һәм технологик комплексларны автоматлаштыру, инженер-электрик» белгечлеге;

1999 ел — Казан дәүләт технология университеты, «Дәүләт һәм муниципаль идарә, менеджер» белгечлеге.

 

Өстәмә белеме:

 2006 ел — Мәскәү шәһәренең Дәүләт идарә университеты,  (һөнәри яңадан әзерлек,  Спортның уен төрләрендә менеджмент);

 2022 ел  —  РАНХиГС югары гомуми белем бирү мәктәбе институтының Цифрлы трансформация җитәкчеләрен әзерләү үзәге (һөнәри яңадан әзерлек, цифрлы трансформация җитәкчесе);

2024 ел — «МАСКОМ» мәгълүмат куркынычсызлыгы уку үзәге (яңадан һөнәри әзерлек, мәгълүмати куркынычсызлык)

Квалификация күтәрү:

2021 ел — Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясе (Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек мәсьәләләре буенча федераль дәүләт органнары, Россия Федерациясе субъектларының һәм мобилизацион бурычлары булган оешмаларның башкарма хакимияте органы җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү).

Икътисад фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлы:

1993—1996 елларда «Теплоэнергострой-2» Төзелеш идарәсе карамагындагы Җитештерү-техник комплектация идарәсе (УПТК) хезмәткәре;

1997—1998 елларда Казан шәһәре Мәдәният фонды операторы;

1998—1999 елларда «Фирма „Лариса-Сити“» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә менеджер;

1999―2001 елларда Татарстан Республикасы Балалар һәм яшьләр эшләре дәүләт комитетының Социаль-икътисади проблемалар бүлеге баш белгече.

2001―2005 елларда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Стратегик үсеш, бюджетны планлаштыру һәм контроль бүлеге баш белгече.

2005―2005 елларда «Автоспортка ярдәм фонды» хәйрия фонды коммерцияле булмаган оешмасында Спорт бүлеге директоры;

2006―2009 елларда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Индустрияне үстерү бүлеге баш белгече, әйдәп баручы киңәшчесе, Программаларны үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары.

2009―2013 елларда «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директор урынбасары, генераль директорның беренче урынбасары;

2013―2019 елларда «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасында генераль директор;

 2019-2020 елларда «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасында генераль директор;

2020―2024 елларда Россия Федерациясе Спорт министрының беренче урынбасары, Мәскәү шәһәре;

2024―2025 елларда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры.

2025 елның 22 сентябреннән — Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры

 

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре:

Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2011);

 «Физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлар өчен» мактау билгесе (2013);

 Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак—коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2013);

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2013);

Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада Башкарма дирекциясенең Рәхмәт хаты (2013);

Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2014);

«Татарстан Республикасы атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме (2014);

«Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале (2015);

«Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыятенә 90 ел» юбилей медале (2016);

 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2018);

Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Мактау грамотасы (2019);

Дуслык ордены (2024).

 

Гаилә хәле: өйләнгән, ике улы бар

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International