1994 елның 25 маенда Казан шәһәрендә туган.
Белеме:
2016 ел – Казан федераль университеты (политология);
2018 ел – Казан федераль университеты (юриспруденция);
2020 ел – РАНХиГС - Master of public administration – дәүләт идарәсе өлкәсендә белгеч;
2018 ел – Казан федераль университеты (политология, аспирантура);
2021 - 2022 еллар – «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе, MPS;
2021-2022 еллар – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе югары мәктәбе, идарә итү осталыгы: заманча трендлар һәм чакырулар;
2022 ел – РАНХиГС-Дәүләт хакимияте органнарында IT-проектлар белән идарә итү.
Чит телләр белүе:
Инглиз теле
Хезмәт юлы:
2014 - 2016 еллар – «Инвестицияләр агентлыгы» дәүләт унитар предприятиесенең Коммерция бүлеге белгече;
2016 – 2016 еллар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Документация белән тәэмин итү идарәсе Эшләр башкару бүлегенең әйдәп баручы белгече;
2016-2020 еллар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү идарәсенең Регламент чараларын оештыру бүлеге баш киңәшчесе;
2020 - 2021 еллар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем һәм фән бүлеге баш киңәшчесе;
2019 елдан хәзерге көнгә кадәр – Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе укытучысы;
2020 – 2022 еллар – Казан (Идел буе) федераль университетының Тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучысы;
2021-2022 еллар – Казан Аграр университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы укытучысы;
2021-2023 еллар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары;
2023 елдан хәзерге көнгә кадәр – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты(2018);
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Рәхмәт хаты (2020);
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәт хаты (2020);
«Социаль өлкә белән идарә итү» номинациясендә Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре (2021);
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамотасы (2022).
Кияүдә.