Анапада «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектының IV сменасы башланды. Биредә «Кадрлар резервы» мәктәбен тәмамлаучылар һәм «ТР иҗади яшьләр академиясе» активистлары арасынан 30 кеше катнаша.
Сменанының төп темасы – шәхси бренд формалаштыру. Программа кысаларында катнашучылар өчен мастер-класслар узачак, шулай ук имиджны формалаштыру буенча лекцияләрдә катнашу, экскурсияләр каралган.