2019 елның җәендә яшьләрне вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла башлаячак

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда ТР яшьләр эшләре минстры Дамир Фаттахов чираттагы «14-30» форматындагы очрашу уздырды. Әлеге чараның төп темасы яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе иде. Дамир Фаттахов үзенең чыгышын яшьләрне яңа уку елы белән котлаудан башлады. Ул әлеге очрашуларның башка районнарда да уздырылганын һәм җыелуның мөһим булуын искәртте: «Студент еллары – һәр кешенең күңелендә сагынып искә ала торган, күңелле чор. Һәрвакытта да үз көчегезгә ышанып, алга атлагыз. Нәрсә кирәген һәм киләчәктә нинди һөнәргә өстенлек бирүегезне алдан уйлагыз», - диде ул.

Дамир Фаттахов актив яшьләрнең министрлык җитәкчелегенә, дәүләткә әйтәсе килгән тәкъдимнәре күп булуын белдерде.

«Без районнарда еш булабыз, яшьләрне иң борчыганы - эш урыннары булмау. 12 август көнне Черек күл паркында Казан яшьләре белән очраштык, бик күп проектлар тыңладык. Шушы көннәрдә аларны гамәлгә ашыру буенча эшлибез. Иң беренче чиратта, яшьләрне вакытлыча эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Аларның күбесе җәйге ялларда акча эшләргә, мөстәкыйль булырга, аралашу даирәсен киңәйтергә, эш тәҗрибәсе тупларга тели. Очрашуда 14 яшьтән алып 30 яшькәчә булган яшьләр катнаша. Мондый очрашулар аларның тәкъдим-проектларын тыңлау, эш урыннары белән бәйле проблемаларның чишү юлларын эзләү, тормышка карашларын белү өчен мөһим. Бүген без һәркемне игътибар белән тыңлап, алдынгы идеяләрне тормышка ашыру өчен чыганаклар булдырырга, матди яктан ярдәм итәргә тырышачакбыз. Күптән түгел генә урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре белән очраштык, әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикерләрен ишеттек. Алар эшчеләр сорап мөрәҗәгать иткәндә, без кемнәрне тәкъдим итәргә кирәклеген алдан белергә тиеш. Шуңа күрә яшьләр белән элемтәдә торырга кирәк. Яңгыраган идеяләр киләсе җәйгә яңа программалар булдырырга ярдәм итәчәк», - диде Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов.

Министр һәм аның урынбасарлары яшьләрнең һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм, үз фикерләрен әйтте. Алар интернет сайтлар булдыру буенча ярдәм сорадылар, вакансияләр урнаштыру өчен бердәм чат булдырырга кирәклеге хакында да әйттеләр.

Кукмарадан Булат Ганиев мәктәп балаларын, студентларны эшмәкәрләр белән таныштыру өчен, төрле оешмаларга экскурсияләр оештыру идеясен тәкъдим итте. Аның фикеренчә, укучылар мәктәптә үк булачак һөнәрләре хакында кайгыртырга тиеш.

«Әти-әниләр, укытучылар минем бу идеямне хуплар иде. Мәктәп укучылары Казанга музейга, театрга экскурсиягә килә. Алар рухи азык һәм мәгълүмат туплыйлар. Ни өчен шундый экскурсияләрне эшмәкәрләр белән дә оештырмаска әле. Беренчедән, вакытлары файдалы уза, икенчедән, булачак һөнәрләре хакында уйланалар. Безнең оешма дизайн белән шөгыльләнә, мин аларга үзебезнең һөнәрнең нечкәлекләре хакында сөйләр идем. Әлеге эшне башлап җибәрү өчен бары тик транспорт кына кирәк, министрлык шул яктан ярдәм итсен иде», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International