24-27 октябрьдә Казанда Европа Советы һәм Россия партнерлары белән берлектә үткәрелә торган «Сәясәттән практикага: яшьләрне социаль хокукларга кертүгә булышлык итү өлкәсендә эшләү» тренинг-семинары узачак. Семинар, Европа Советы һәм Россия Федерациясе арасында яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлекнең рамкалы программасын гамәлгә ашыру буенча 2018 елга гамәлләр планының бер өлеше булып тора.
Чарада яшьләр сәясәте өлкәсеннән 52 белгеч катнаша.
24 октябрьдә 9:30 сәгатьтә семинарның рәсми ачылышы һәм аның пленар утырышы узачак. Чара «Ривьера» кунакханә комплексында, «Лагуна» залында үтә. Шимбә көнне, 27 октябрьдә, 18.00 сәгатьтә Казан Ратушасында семинарга йомгак ясалачак.