Дамир Фәттахов: «Яшьләрнең социаль хокуклары - безнең өстенлекләрнең берсе»

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе
«Яшьләрнең социаль хокуклары - республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган программалар төрле яшьләргә йөз тота. Шул ук вакытта без булдырган мөмкинлекләрнең һәр кеше өчен дә бертигез дәрәҗәдә ачык булуы аеруча мөһим», - дип белдерде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Европа Советының халыкара тренинг-семинарында.
24-27 октябрьдә Казанда «Сәясәттән практикага: яшьләрне социаль хокукларга кертүгә булышлык итү өлкәсендә эшләү» тренинг-семинары уза. Ул Европа Советы һәм Россия партнерлары белән берлектә үткәрелә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International