Бүгенге көннән кандидатлар Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының кадрлар резервына керергә конкурста катнашу өчен гариза бирә алалар.
Конкурста катнашу өчен документлар кабул итү 14 ноябрьдә тәмамлана.
Документлар эш көннәрендә 10.00 - 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт (2 кат, 207 каб.).
Конкурс нәтиҗәләре буенча ТР Яшьләр эшләре министрлыгының кадрлар резервы формалаштырылачак.
Тулырак мәгълүмат белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында яки 222-91-66 телефоны буенча танышырга мөмкин.