Бүген Казанда «контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!» акциясе узды.
Чарада Россия оборона министры урынбасары, генерал-полковник Александр Фомин, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән вакытлыча идарә итүче, генерал-лейтенант Евгений Устинов һ.б. катнашты.
Александр Фомин билгеләп үткәнчә, быел чаралар илнең 320 шәһәрендә узган. Программа кысаларында «солдат боткасын» авыз итте, ә контракт буенча хәрби хезмәт белән кызыксынган егетләр өчен биредә хәрби хезмәткә кабул итү турында гариза язу Акциянең иң кызыклы вакыйгасы «Миг-29» самолетларында авиация төркеменең күрсәтмә чыгышлары булды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге акциядә 17830 кешесе катнашты. Сайлап алу мобиль пунктларында 1520 кеше булган, ә 148 егет контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү турында гариза язган.