ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Яшьләр хөкүмәте утырышы узды. Чара Яшьләр хөкүмәтенең яңа рәисе Алла Абросимова җитәкчелегендә оештырылды.
Тимур Сөләйманов, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары: «Яшьләр эшләре буенча министрлыкның төп эш принципларының берсе – яшьләрне барлык өлкәләргә җәлеп итү. Шуңа күрә, яшьләр хөкүмәте – яшьләр белән нәтиҗәле эш алып бару өчен яссылык».
Яшьләр хөкүмәтенең яңа рәисе Алла Абросимова оешма эшчәнлеге һәм планнар белән таныштырды.
Утырышта шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков, Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова, Россия Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе рәисе Динә Гайзатуллина, ТР Иҗади яшьләр академиясе президенты Алла Кондратьева һәм яшьләр хөкүмәте әгъзалары катнашты