Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Кытай Коммунистлар Партиясенең яшьләр бүлеге делегациясе белән очрашты. Чара Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтенкытай Федерациясе арасында 2014-2018 елларда 100 кешедән торган яшьләр делегацияләре белән алмашу турындагы меморандумны гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Дамир Фәттахов кунакларны сәламләп, бүген Казанның Россиянең эре фәнни һәм белем бирү үзәге булуын билгеләп үтте.