КАИның «Север» студентлар төзелеш отряды үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Отряд 1968 елда оешкан. Шул вакыттан бирле отряд бөтен ил өчен әһәмиятле дистәләрчә объект төзүдә катнаша.
Бәйрәм чарасы кысаларында шулай ук ветераннарны һәм студентлар төзелеш отрядының гамәлдәге активистларын бүләкләү тантанасы да булды.