Татарстанда ел саен уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестиваленең зона этаплары тәмамланды. Казанда үтәчәк гала-концерт алдыннан фестивальне оештыручылар зона этапларына нәтиҗә ясадылар һәм фестивальнең быел ничек үзгәрүе турында сөйләделәр.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов республикада яшәүче 850 мең яшь кешенең яртысы диярлек – 480 меңенең предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләр булуын искәртте: «Безнең заман» фестивале Татарстанда эшче һөнәрләрнең абруен күтәрә».
«Безнең өчен-фестиваль генә түгел, сәхнәдә үз талантларын куллану мөмкинлеге дә түгел, бу елдан-ел арта бара торган зур хәрәкәт. Күп кенә предприятиеләрдә «Безнең заман» фестивалендә катнашу корпоратив рухның бер өлешенә әверелде. Предприятие җитәкчеләренең, район башлыкларының фестивальдә катнашучыларга карата мөнәсәбәте, чараны үткәрү дәрәҗәсе эшче һөнәрләренең абруен күтәрүдә үзе әһәмиятле роль уйный», - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.