Иртәгә Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов «Вверх!» бәйгесе катнашучылары белән очраша.
2018 елда Татарстан Республикасы министрлыкларында, ведомстволарында стажировка узу һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына керү мөмкинлеге өчен 140 дәгъва кылучы арасыннан сайлап алынган 56 кеше көрәшәчәк.
9-11 ноябрь көннәрендә конкурсантлар өчен «Волга» яшьләр үзәгендә күчмә белем бирү программасы узачак.