Казан бүген 2019 елда Красноярскида узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада уты эстафетасын кабул итте. Эстафета Игенчеләр сарае янындагы мәйданнан старт алды һәм Татарстан башкаласының күренекле урыннары буйлап узды.
Казан эстафетасыннан соң Универсиада уты Екатеринбургка китә. Маршрутта Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Грозный һәм Владивостоктан тыш, Россиянең 30 шәһәре бар.