Рөстәм Миңнеханов Яшь лидерлар академиясен булдыруны тәкъдим итте

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Бүген Махачкалада Дагыстан Республикасында «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышы узды, чара яшьләр арасында экстремизмга каршы тору һәм гадәти ислам традицияләре буенча белем бирү мәсьәләләренә багышланган.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Дагыстан җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен һәм Төркем эшенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, әлеге утырыш яшьләр арасында экстремизм таралуын профилактикалау тәҗрибәсе белән уртаклашырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Президенты фикеренчә, яшьләр арасында каршылыклы, протестлы потенциал бик тиз җыела. Тискәре икътисадый, социаль, сәяси факторлар яшьләр арасында радикаль карашлар формалашуга этәргеч була. Заманча мәгълүмат технологияләрен актив кулланучы террористик һәм эсктремистик оешмалар шулар аша, үз тарафдарлары санын арттыру өчен, идеологик яктан тәэсир итәләр.

"Татарстанда гамәлгә ашырыла торган яшьләр һәм мәгариф сәясәте яшьләрнең һәр категоирясенә индивидуаль яктан карый. Безнеңчә, бүген яшьләр арасында экстремизм таралуны профилактикалауга. мәдәни, буш вактын уздыру вакытында эшчәнлек системасын камилләштерүгә, яшьләрне спорт, мәдәни һәм яшьләр инфраструктурасы белән тәэмин итүгә, массакүләм авторитетлы яшьләр оешмалары үсешенә аеруча игътибар итәргә кирәк, - диде Татарстан Президенты. - Республикада әлеге бурычларны үтәү өчен яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылды. Әлеге юнәлештә әһәмиятле рольне гадәти конфессияләребез уйный".

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә: "Стратегик караш төркеменең һәр катнашучы илендә яшьләр белән эшләүнең уңышлы алымнары бар. Бу өлкәдә тәҗрибә белән уртаклашу безнең уртак стратегик максатыбызга ирешүдә ярдәм итәчәк - дини белем һәм заманча мәгариф методикаларын үзенә алучы югары квалификацияле кадрлар әзерләү", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм  Яшь лидерлар академиясен булдыруны тәкъдим итте. Академия кысаларында Россиядә һәм ислам илләрендә яшьләрне әзерләү курслары булдыру карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International