8-10 ноябрьдә Казанда иреклеләр хәрәкәте активистларының IV төбәкара «Сәламәтлек сессиясе» слеты узды. Слет Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Марий Эл, шулай ук Волгоград, Пенза, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән 150 активистны, ирекле хәрәкәт җитәкчеләре һәм лидерларын берләштерде.
Слет программасы кысаларында мастер-класслар, панель дискуссияләр, төрле уеннар, квестлар оештырылды. Шулай ук, Татарстан территориясендә ирекле инициативаларны гамәлгә ашыруга мини-грантлар бәйгесе узды.
Бәйгедә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова бүләкләде.