Казанда Эгон Бар патронажы астында Россия-Германия яшьләр семинары башланды. Бу фонд тарафыннан булдырылган уникаль мәйданчык. Быел семинар ике шәһәрдә – Мәскәүдә һәм беренче тапкыр, Казанда уза.
Семинарда быел 16 кеше – барлык белгечлекләрнең өлкән курс студентлары, политологлар, икътисадчылар, эшмәкәрләр һәм активистлар катнаша. Чара кысаларында делегатлар Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов белән очрашты.
Министр, кунакларны сәламләп, аларга Министрлык эшчәнлеге һәм аның бурычлары турында сөйләде.
Киләсе дүрт көн дәвамында семинарда катнашучылар Татарстан яшьләр сәясәтенең әһәмиятле объектларын караячаклар, халыкара чараларның Казан һәм Татарстан үсешенә йогынтысын анализлауга аерым игътибар юнәлттеләр. 16 ноябрьдә катнашучылар тарафыннан тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итү көтелә.