Казанда «Халыклар дуслыгы – безнең байлыгыбыз» дип исемләнгән VI төбәкара яшьләр форумы старт алды. Анда республиканың 20 районыннан һәм Россиянең 13 төбәгеннән 150 кеше катнаша.
Форумның пленар утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм республикада этникара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча системалы эш дәүләт хакимияте органнары тарафыннан да, гражданлык җәмгыяте институтлары аша да гамәлгә ашырылуын, ә Татарстан халыклары Ассамблеясе элеге мәсьәләдә төп роль уйнавын билгеләп үтте. «Биш ел элек Ассамблеянең яшьләр канаты булдырылды. Оешманың максаты милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, яшьләрнең сәләтләрен үстерү. Бүгенге көндә Яшьләр ассамблеясы тулы көченә эшли һәм республикада милләтара татулыкны саклауга үз өлешен кертә», - дип белдерде ул.