Арчада 2018 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы узды. Чара республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 140 катнашучы – зона ярышларында җиңгән 14 иң яхшы команданы берләштерде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Арча районы командасы;
2 урын - Түбән Кама районы командасы;
3 урын - Саба районы командасы.