Кадерле дуслар!
Татарстанның барлык студентларын да Халыкара студентлар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм.
Безнең республикада 230 меңнән артык студент белем ала. Телләрнең, милли һәм мәдәни традицияләрнең күптөрлелеге, тынычлык һәм татулык кыйммәтләре конфликтларсыз һәм гаделсезлекләрсез булган глобаль үсешкә аңлы омтылыш формалаштыра.
Барлык студентларга уңышлар, бетмәс-төкәнмәс белем, яңа ачышлар һәм чын дуслар табуларын телим. Барысы да сезнең кулда!
Дамир Фаттахов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры