«Наше время – Безнең заман» V ачык республика эшче яшьләр телевизион фестивале Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында зур гала-концерт белән тәмамланды. Икенче ел рәттән җиңүчеләр итеп «Юл хәрәкәте иминлеге» командасы табылды.
Эшче яшьләр иҗаты фестивале өч номинация буенча узды: музыка, хореография һәм дан минуты. Чрада 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр – индивидуаль башкаручылар, иҗат коллективлары көч сынашты. Бәйге сынаулары белән беррәттән, сайлап алу турларында катнашучылар өчен эстрада сәнгате, заманча хореография, режиссура һәм пластика буенча мастер-класслар үткәрелде.
Гала-концертта фестивальнең иң яхшы башкаручылары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Барлык бәйге йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында 1 урынны Казан вертолет заводы һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ яулады. Гран-прига лаек булган «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубогы, фестиваль спонсорларыннан бүләкләр һәм 250 мең сумлык акчалата сертификат алды.
Фестивальнең мактаулы кунаклары арасында ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе бар иде. «Бүген искиткеч бәйрәм! Мондый бәйрәмнәр бөтен ил буенча булырга тиеш!» - дип ассызыклады ул.