Илнең 70 студенты Казанда «Россия студентлары гүзәле-2018» титулы өчен көрәшәчәк

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Казанда «Россия студентлары гүзәле» V Милли талант бәйгесе старт алды. Россиянең 40 регионыннан 70 уку йортын килгән студентлар «Россия студентлары гүзәле» титулы өчен көрәшәчәк.

Бүген, кыска ачылыш тантанасыннан соң, катнашучылар өчен бәйге сынаулары башланды, ул 22 ноябрьдә зур гала-концерт белән тәмамланачак. Бәйгенең финал өлешенә 12 катнашучы чыгачак. Финалда җиңү яулаган катнашучы 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International