Казанда Бөтенроссия иҗтимагый студентлар оешмалары һәм патриотик юнәлештәге берләшмәләр форумы ачылды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Казанда Бөтенроссия иҗтимагый студентлар оешмалары һәм патриотик юнәлештәге берләшмәләр форумы ачылды. Анда Россиянең 30дан артык төбәгеннән 280 студент оешмалары лидерлары, активисты һәм экспертлар катнаша.

Форумның пленар утырышында КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова катнашты.

Анна Захматова яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү эшненең министрлык өчен мөһим юнәлешләренең берсе булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International