Татарстанда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлеше үтәчәк

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

19-25 ноябрь көннәрендә Казанда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлеше үтәчәк. Бәйгенең максаты - талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру. Чарада Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

Бәйге өч этаптан тора:

I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү;

II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү;

III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен 7 көнлек иҗат мәктәбе оештыру.

Бәйге 2000 елның 1 сентябреннән алып үткәрелә. Ленар Шәех – Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, Рөстәм Галиуллин – «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, журналист һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах – Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, шагыйрә Эльвира Һадиева-Йылмаз, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина һәм башкалар төрле елларда әлеге бәйгенең лауреатлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International