Татарстанда яшь белгечләргә үзләренең проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сум акча биреләчәк

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйге республиканың эшче яшьләре хәрәкәтенә кадрлар җәлеп итү, Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында проект эшчәнлеген үстерү, эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм эшче яшьләр арасында актив гражданлык позициясе формалаштыру максатыннан оештырыла. Бәйгедә, 35 яшькә кадәрге 2-5 кешедән торган команда катнаша ала.

Бәйгенең этаплары:

I этап: гаризалар 2018 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәр кабул ителә;

II этап: 1. 2018 елның 1-3 декабрь көннәредә «Республика потенциалы» эшләүче яшьләр форумы кысаларында уза;

            2. Төп этап белем бирү программасын һәм проектны яклауны үз эченә ала, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә.

III этап: проектларны гамәлгә ашыру (Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында, муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәр округларында 2019 елның 31 мартына кадәр проектларны гамәлгә ашыру).

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә.  

Бщйгедә катнашу өчен гаризалар электрон рәвештә 20 ноябрьгә кадәр биредә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (905) 314-00-17, эл.почта smpotatarstan@gmail.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International