«Ел студенты-2018» Россия милли премиясе җиңүчесе яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе ярдәмчесе булачак

2018 елның 24 ноябре, шимбә

Казанда югары белем бирү оешмаларының «Ел студенты - 2018» Россия милли премиясенә йомгак ясадылар. Финал этабы Татарстанда 21-23 ноябрьдә узды. «Ел студенты» номинациясендә Гран-прины Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс университетының Тула филиалы студенты Анастасия Артемова яулады. Җиңүче иҗтимагый башлангычларда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе ярдәмчесе булу мөмкинлеге алды һәм 300 мең күләмендә премия белән бүләкләнде. «Мин хәзере минутта кичергән хисләремне сүз белән генә аңлатып бетера алмыйм. Бәйгене оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә», - дип, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Анастасия Артемова.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов «Ел студенты» бәйгесенең республикада барлыкка килүен һәм 5 ел элек ил буенча ышанычлы адымнар белән атлаучы Россиядәге зур проектка әйләнүен билгеләп үтте. «Без башкалабызда «Ел студенты» Россия милли премиясен икенче тапкыр кабул итәбез. Бу студентларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге», - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International