30 ноябрьдә Казанда V Республикакүләм «Талантлар ачу» форумы старт ала. Чара меңләгән катнашучыны берләштерәчәк.
Форум кысаларында Татарстанда яшьләргә үз урыннарын табу өчен шартлар тудыру, эш урыннары булдыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Чара кысаларында 6 өлкәне үз эченә алган күргәзмә оештырылачак: фән, мәдәният һәм сәнгать, спорт, социаль иҗат, техника, эшмәкәрлек. Биредә яшьләрнең һөнәри үсешенә бәйле мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк.