Татарстанның студентлар отрядлары өченче хезмәт семестрына йомгак ясады

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

23-25 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары слеты узды.

Слет кысаларында 2018 елның хезмәт семестрына нәтиҗәләр ясалды, киләсе елга стратегик бурычлар билгеләнде һәм эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча иң яхшы студентлар отрядлары сайланды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен Татарстанның 10 меңнән артык студенты җәйге чорда илнең төрле төбәкләрендә хезмәт семестры уза. 1963 ел – Татарстан Республикасында студентлар отрядлары хәрәкәтен торгызу елы.

2018 елда Татарстан студентлар отрядлары 10 363 катнашучы берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International