Хәйриячелек өлкәсендә иң уңышлы төбәк тәҗрибәләре турында фикер алышу өчен Казанга Россиянең 30 дан артык шәһәреннән кунаклар – коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде. «Игелекле Казан» форумы кунакларны җыю мәйданчыгы булды инде. Быел форумны оештыручылар рәтенә Казан Мэриясе һәм Игелек сервисы Mail.Ru белән бергә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы да кушылды.
«Игелекле Казан» форумы нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк. Ул «Игелекле Казан» проектының киләсе елга эш планының нигезе булачак.