Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Коррупциягә каршы иҗат» бәйгесенә йомгак ясадылар.
Гаризалар бирү кампаниясе 15 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр уздырылды. Бәйгедә катнашу өчен Татарстанның 33 муниципаль районыннан 731 эш бирелде.
Бәйге җиңүчеләре:
- «Иң яхшы инфографика» номинациясе – КДУ студенты Аделина Хәйбуллина;
- «Коррупциягә каршы тематикага иң яхшы рәсем» номинациясе - Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Владислав Сараев;
- «Коррупциягә каршы тематикага иң яхшы видеоролик» номинациясе - Казан шәһәренең инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 39 нчы номерлы мәктәп укучысы Регина Фазылова;
- «Иң яхшы иҗади эш» номинациясе - Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче, Иске Матвеевка авыл мәдәният йорты түгәрәге әгъзасы Никита Карымов.