Бүген яшәү урыны буенча балалар һәм яшьләр белән эшне оештыру мәсьәләләре буенча «PRO.МОЛОДЕЖЬ» Республикакүләм гамәли конференциянең пленар утырышы узды. Конференциядә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре органнары җитәкчеләре, яшәү урыны буенча учреждениеләр, яшүсмерләр клублары, яшьләр үзәкләре, психологик-педагогик ярдәм һәм ашыгыч ярдәм үзәкләре белгечләре катнашты.
Чарада Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм Татарстан Республикасының Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты.
Дамир Фаттахов барлык катнашучыларны сәламләп, конференция – үзара аралашу өчен мәйданчык, барлык актуаль проблемаларны җиткерү өчен өстәмә мөмкинлек, дип билгеләп үтте. Бүген безнең министрлык алдында бик күп бурычлар тора – яшьләр өчен кирәкле булган мөмкинлекләр тудыру».