Казанда «Безнең заман геройлары» республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел әлеге дәрәҗәле исемгә 13 татарстанлы ия булды.
Министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов: «бу премиянең үзенчәлеге шунда: проект безгә үрнәк күрсәтә. Батырлык гамәленең яше юк, бу гамәлләрнең иң яхшы үзенчәлеге – кыюлык һәм дөньяны яхшырак итү теләге». Министрның беренче урынбасары әлеге проектны тормышка ашыручы командага һәм чара геройларына рәхмәт белдерде.
«Безнең заман геройлары» проекты Татарстан Республикасы территориясендә 2013 елдан бирле гамәлдә. 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның яшьләр белән очрашуында проект хупланды һәм югары бәя алды.