Мәскәүдә Халыкара волонтерлар форумы тәмамланды. Форумда дөньяның 120 иленнән 15 меңнән артык активист катнашты, Татарстаннан - 116 делегат.
Чара кысаларында «Россия доброволецы» Бөтенроссия бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр.
Халыкара волонтерлар форумы кысаларында шулай ук «Россиянең бөек исемнәре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды. Россия аэропортларына биреләчәк күренекле ватандашлар исемнәре өчен тавыш бирү 11 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр узды. Россиялеләр сайлаган исемнәр илнең 47 аэропортының рәсми исемнәрен тулыландырачак.