Алексей Песошин: «Иҗтимагый яшьләр оешмаларының коррупциягә каршы сәясәттә катнашу форматын киңәйтү мөһим»

2018 елның 7 декабре, җомга

Бүген Казанда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республикакүләм «Яшьләр коррупциягә каршы» форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Алексей Песошин: «Иҗтимагый яшьләр оешмаларының коррупциягә каршы сәясәттә катнашу форматын киңәйтү мөһим. Бүгенге форумның максатларының берсе - барлык өлкәләрдә дә коррупция хәвефләрен киметүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр кертү. Яшьләрнең бу эштә катнашуының яңа формаларын табарга кирәк»,-дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.

Форум бишенче тапкыр үткәрелә. Аның эшендә ел саен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучылары, бизнес-структуралар вәкилләре, шулай ук яшьләр иҗтимагый оешмалары, шул исәптән Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте, «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре - 250 дән артык кеше катнаша.

Быел әлеге чара икътисадның төрле тармакларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре һәм яшь гражданнарга кагылышлы Татарстан Республикасы дәүләт органнары компетенциясенә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International