Татарстанның «Яшел фитнес» проекты халыкара танылу алды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

«Яшел фитнес» проекты  кешеләрне массакүләм спортка җәлеп итү буенча дөнья күләмендә җиңүяулады.  

Бүләкләү тантанасы кичә, 6 декабрьдә, Мәскәүдә узды. Быел конкурска дөньяның 13 иленнән гаризалар килде: Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Болгария, Венгрия, Казахстан, Латвия, Польша, Россия, Сербия, Таҗикстан, Хорватия һәм Эстония.

Исегезгә төшерәбез, проект «Татнефть» компаниясе, РФ Президент грантлары фонды һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International