Казанда «Ел волонтеры» премиясен тапшыру тантанасы узды, чара кысаларында волонтерлар командасының ел дәвамында эшләнгән эшләренә йомгак ясала. Чарада Россия Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Чара 500дән артык кешене - Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче волонтерлар оешмалары вәкилләрен берләштерде.
Дамир Фаттахов барлык волонтерларга рәхмәтен белдерде. Министр шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда, республикада волонтерлыкның ресурс үзәген булдыру мәсьәләсе күтәрелде, дип ассызыклады. «Президент тиешле йөкләмә бирде һәм мондый үзәк безнең республикада булачак», - диде Дамир Фаттахов.
Тантана барышында бүләкләрне барлык зур чараларда катнашкан һәм Татарстан башкаласына дөньякүләм масштабтагы вакыйгаларны үткәрергә ярдәм иткән иң яхшы волонтерлар алды. Волонтерлык елы нәтиҗәләрен 16 номинациядә, шулай ук махсус юнәлешләрдә ясадылар.