Республика программасы буенча төзекләндерелгән авыл мәдәният йортларында «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестивале концертлары узды. Ике атна дәвамында фестиваль лауреатлары Татарстан халкы өчен Мамадыш, Балтач, Теләче һәм Саба районнарында бушлай ун концерт бирде. Әлеге концертлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә уздырыла. 17 декабрьдә йолдызлыкчылар Лаеш районында чыгыш ясаячак. Ә инде яңа ел бәйрәмнәреннән соң, гыйнвар аенда гастрольләр Нурлат районы мәдәният йортларында дәвам итәчәк.