Бүген илебез Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулуны билгеләп үтә. 1993 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе нәкъ менә шул көнне халык тавышы белән кабул ителде. Конституция дәүләтнең төп законы – илнең барлык хокукый системасының нигезе булып тора, башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.
Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Студентлар лигасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә илнең Төп Законын белү буенча онлайн-тест үткәрә. Тестта 42 сорау булачак, чарада Татарстан Республикасының 25 уку йорты катнашуы көтелә.
Онлайн-тест үткәрү датасы: 2018 елның 12 декабре
Үткәрү вакыты: 10: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр
Тест үтү өчен сылтама: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSduC6LGAzmVdu1KVCOiLdi6SPAzSH-9hJoCx4_HcWoy1L6Rkg/closedform