Яр Чаллыда 28 яшь гаилә дәүләт ярдәме программасы буенча фатирлы булды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллыда 28 яшь гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков катнашты.

Республикада тиешле законны гамәлгә ашыру барышында 4 278 яшь гаилә үзләренең торак шартларын яхшырта алган. Ел саен дәүләттән мондый ярдәмне бөтен республика буенча 90нан артык яшь гаилә ала. Өстәвенә, финанс чаралары яңа һәм икенчел торак сатып алуга да, авылдагы йорт төзелешен төгәлләүгә дә тотылырга мөмкин.

Программаны тормышка ашыруны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр төзелеш берләшмәсе тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International